| Беренче хәрби бүләге Июль урталарында немецлар мөһим стратегик пункт һәм оборона промышленностеның үзәге булган Сталинградка омтыла. Фарукша бу кангойгыч сугышта 81 нче укчы дивизиянең 125 нче артиллерия полкы составында катнаша. Сталинград сугышында үзенең беренче медален ала. “Сталинград оборонасы өчен” медале аңа 1943 нче елның 13 нче ноябрендә тапшырыла. Шәһәрне дошманнан азат иткәннән соң, 1943 нче елда Ворошиловград һөҗүм операциясендә, аннан соң Днепр өчен сугышларда катнаша. |